Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: "Вадим Никитин зур гаиләгә кушылды"

Мамадыш районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Вадим Никитин билгеләнде. Бу хакта районның чираттан тыш сессиясендә билгеле булды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – кадрларга бәйле үзгәреш. Район башлыгы Анатолий Иванов Россия Дәүләт Думасына күчү сәбәпле, муниципаль депутатлар аны отставкага җибәрде. Бушап калган вазыйфага Вадим Никитин кандидатурасын хупладылар.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Анатолий Иванов 13 елдан артык туган районы белән уңышлы рәвештә җитәкчелек итте. Моның нәтиҗәсе дә күз алдында: район күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы урында. 2023 ел йомгаклары буенча ул республиканың агросәнәгать комплексы рейтингында дүртенче урында. Тулаем территориаль продукт күләме буена район 16,4 миллиард сумлык чиккә җиткән. 2014 елдан бирле әлеге күрсәткеч 2,5 тапкыр арткан. “Әлеге чорда сезнең уртак тырышлыгыгыгыз нәтиҗәсендә җирле үсешкә бәйле күп кенә мәсьәләләр хәл ителде, икътисад һәм социаль тармакларда сизелерлек уңышлар бар”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Анатолий Иванов районга ярдәм иткәннәре өчен – республика җитәкчелегенә, район үсешенә керткән тырышлык өчен Мамадыш халкына рәхмәт әйтте. “Бу трибунадан күп тапкырлар чыгыш ясадым. Иң авыры – бүген”, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Анатолий Ивановка яңа вазыйфада уңышлар теләде. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар 15әү булуын һәм аларның “закон сагында торуларын, республика мәнфәгатьләрен яклауларын” да ассызыклады парламент җитәкчесе.

Дәүләт Советы Рәисе Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вадим Никитинны да тәкъдим итте. Ул Мамадыш районының Җөри авылында туып үскән. Вадим Никитин күп еллар район администрациясендә эшләгән. Соңгы 1,5 елда Питрәч районы Башкарма комитетын җитәкләгән. “Дәвамчанлык, алга куелган бурычларны хәл итүдә яңа этәргечне тәэмин итү өчен районда абруйлы лидер җитәкчелегендәге нәтиҗәле идарә итү командасы оештыру мөһим, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Эш вакытында Вадим Никитин үзен таләпчән һәм уңышлы җитәкче итеп күрсәтте. Кешеләр һәм хезмәт коллективлары белән эшләүдә зур тәҗрибә туплады. Ул былтыр Татарстан Рәисенең кадрлар резервына кертелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны Вадим Никитинга тапшыру турындагы тәкъдимне кертәм”.

Депутатлар яңа кандидатураны бертавыштан хуплады. “Вадим Никтин зур гаиләгә кушылды. Анатолий Иванов әйткәнчә, бик күп эшләр башкарылды, әмма алда торганнары да аз түгел”, – диде соңрак парламент җитәкчесе журналистларга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре