Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Васильев белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Россия халыклары ассамблеясе рәисе Владимир Васильев белән очрашты. Бүген республика парламентында узган очрашуда милли һәм миграция сәясәтен гамәлгә ашыру, республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау һәм үстерү буенча Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге хакында сөйләштеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты, 25 бүлектә туган телләр өйрәнелә торган милләтара якшәмбе мәктәбе эше турында сөйләде. «Без милләтара аралашуны гармонияләштерү, традицион халык кыйммәтләрен саклау һәм үстерү өчен яхшы ысул таптык», – диде парламент башлыгы.

Владимир Васильев Татарстан Халыклары ассамблеясе эшчәнлеген югары бәяләде. «Татарстан – 175 милләт вәкилләре яшәгән күпмилләтле республикада нәтиҗәле эшләүнең ачык мисалы, – дип билгеләп үтте ул, – сез бик зур эш башкарасыз».

Владимир Васильев Казанда эш сәфәрендә. Көннең икенче яртысында парламентарий Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә һәм А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә булачак. Моннан тыш, Владимир Васильевның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов белән очрашулары планлаштырылган.
Владимир Васильев шулай ук Татарстан Халыклары дуслыгы йортында һәм күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә булырга, Татарстан Халыклары ассамблеясының милли-мәдәни берләшмәләре лидерлары белән аралашырга ниятли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре