Татарстанда юллар салу һәм булганнарын төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Коллегия утырышында Россия транспорт министры Андрей Никитин видеоэлемтә аша республика юлчыларын мактап телгә алды.
– Татарстан – илнең танылган технологик, туристик һәм мәдәни үзәкләренең берсе. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы – ил территорияләренең үзара бәйләнешен тәэмин итүче мөһим өлеше. Бу халкыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга турыдан-туры бәйле. Россия Президенты Владимир Путин безнең алга әнә шундый бурыч куйды. Аларны «Нәтиҗәле транспорт системасы» һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектлары кысасында да тормышка ашырабыз, – диде федераль министр.
Аның әйтүенчә, быел Татарстанга юл эшләренә федераль бюджеттан 12,5 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.
– Республикада җирле юлларның 73 процентының торышы нормативка туры килә. Бу – ил күләмендә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка транспорт тармагына игътибары өчен шәхсән рәхмәтемне белдерәм, – диде Андрей Никитин.

Быел да зур эшләр көтә. Шул исәптән, федераль юлларда да. Коллегия утырышында хәбәр итүләренчә, 2026 елда Оренбург тракты дублерының беренче этабын төзеп тапшырачаклар. Билгеле булганча, алты полосалы яңа юл Лаеш районыннан узачак. Төзелеш биш этаптан торачак. Проектны дәүләт – хосусый хезмәттәшлек кысасында тормышка ашыралар. «Быел Р239 Казан–Оренбург–Акбүләк–Казахстан чиге юлы участогын, Сокуры авылын урап узу юлын да кертеп, реконструкцияләп бетерү дә каралган», – диде Андрей Никитин. Болардан тыш, М7 трассасында төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. «Казан» аэропорты тирәсендә дә төзелеш эшләре тынмаячак. Татарстанга елдан-ел туристлар күбрәк килә. Шуңа күрә капканы тагын да зуррак итеп ачып куясы.
Бу елның августында «Казан» аэропортының дүртенче терминалы сафка басачак. Өч катлы яңа бина эчке рейсларга хезмәт күрсәтәчәк һәм елына 5,7 миллионга кадәр пассажирны кабул итә алачак. Шул рәвешле, гамәлдәге 1 һәм 1А терминалларын халыкара рейслар өчен бушатмакчылар.
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтүенчә, узган ел республикада 1,9 мең чакрымнан артык озынлыктагы федераль, төбәк һәм җирле юллар төзелгән һәм төзекләндерелгән.

– Горурланырга сәбәп бар, әлбәттә. Әмма безгә бар булган юлларны саклап тоту программасын яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Россиянең терәк юл челтәре законлаштырылды. 1,8 мең чакрымга якын төбәк юлларын да авыр йөк төягән транспорт йөри алырлык терәк челтәренең төбәк юллары буларак законлаштырырга кирәк. Ә калган юлларны районнар белән берлектә саклап тотарга өйрәнәсе булыр, – диде министр.
Юл транспортсыз да булмый. Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, республикада җәмәгать транспортының 82 процентының торышы нормативка туры килә. Соңгы биш елда Татарстанда шәһәрара һәм шәһәр эчендә йөри торган маршрутлар өчен 657 автобус һәм 72 троллейбус сатып алганнар. «2030 елга кадәр җәмәгать транспортының норматив торышы күрсәткечен 85 процентка җиткерү каралган. Моның өчен ел саен уртача 111 яңа техника сатып алырга кирәк», – диде министр.
Анысы да монысы, республикада троллейбусларның тиеше таләпләргә җавап бирү күрсәткече 99 проценттан да артып киткән. «Трамвайлар турында гына алай әйтә алмыйбыз. Әлеге мәсьәләдә вазгыять катлаулы. Республикада трамвай паркының норматив торышы күрсәткече – 65,7 процент. 2030 елга билгеләнгән максатка ирешү өчен, безгә ел саен 17 составны яңартырга кирәк», – диде Фәрит Хәнифов. Утырышта чыгыш ясаган Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, автокалада, мәсәлән, трамвайларның уртача яше – 26 ел. Бу уңайдан, ул җәмәгать транспортын яңарту өчен республикадан ярдәм сорады. «Трамвай элеккеге кебек халыкны иртән эшкә алып барырга, ә кич кире өйгә алып кайтырга тиеш», – диде Фәрит Хәнифов.
Поездга да күчеп утырмагаек. Утырышта Казан тирәли боҗралы тимер юл проектын күрсәттеләр. Проектлау эшләренең беренче этабын бу елның беренче яртысында төгәлләргә ниятлиләр. Тимер юл линиясенең гомуми озынлыгы 48 чакрым тәшкил итәчәк дип көтелә. 17 тукталыш та каралаган. «Проектның беренче этабын тормышка ашыру аэропорт һәм Казан-1, Казан-2 тимер юл станцияләре, шулай ук шәһәр транспорты арасында элемтәне уңайлы итәчәк. Ижаудан Казанга килә торган поездларны турыдан-туры аэропортка да җибәреп булачак», – диде Фәрит Хәнифов.
Сүз уңаеннан, республикада җәмәгать транспортының бердәм системасын да булдырырга телиләр. «Бүген республиканың территориаль планы әзер. Аны министрлык заказы буенча Җәмәгать урыннарын планлаштыру институты әзерләде. Аның кысасында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең комплекслы планы эшләнде. Хәзер без аерым-аерым һәр транспорт төренең эшен күрәбез. Безнең тәкъдим – аларны бер системага берләштерү, – дип сөйләде журналистларга утырыш кысасында узган күргәзмәдә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов. – Моның өчен бердәм мониторинглау үзәге булдырырга тәкъдим итәбез. Ул төрле төр транспорт чаралары эшен күзәтеп барачак. Алга таба ул республикага Россия буенча бердәм мультимодаль транспорт схемасына керергә ярдәм итәчәк». Марат Хисаметдинов сүзләренә караганда, бердәм система ярдәмендә Казаннан Чаллыга барырга теләүче пассажир, мәсәлән, бер ноктадан икенчесенә кадәр барып җитүнең төрле ысулларын күрә алачак, шул исәптән автобус, тимер юл һәм елга транспорты ярдәмендә. Махсус кушымтада бәяләр дә күренәчәк. «Тизрәк, әмма кыйммәтлерәк маршрутны сайлыйлармы, озаграк, әмма арзанлырагынмы, моны пассажирлар үзләре хәл итәчәк», – диде министр урынбасары.
Рөстәм Миңнеханов та җәмәгать транспортына игътибарны арттырырга кушты. Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, бу уңайдан халыктан мөрәҗәгатьләр күп килә.
– Бездә пассажирларны йөртү мәсьәләсе бераз факультатив рәвештәрәк алып барыла. Соңгы биш елда республика автомобиль юллары төзелешендә зур адымнар белән алга китте. Әмма юллар һәм транспорт чишелешләре төзеп кенә мәсьәләне хәл итеп булмый, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җәмәгать транспорты пассажирлар өчен уңайлы, ә аның эше сыйфатлы булырга тиеш. Ул мисалга Сингапурны да китерде. «Анда автомобильне җиңел генә сатып алып булмый. Башта сез машина сатып алу хокукы өчен түләргә тиеш. Шәһәргә керү дә түләүле. Аның суммасы исә машинада ничә кеше утыруына бәйле, – диде Татарстан Рәисе. – Бу юлны узмасак, үз автомобильләребездә «бөке»ләр беткәнне көтеп утырачакбыз. Шуңа күрә дә әлеге мәсьәлә бик мөһим. Бу юнәлештә фәнни оешмалар белән дә эшләргә кирәк».
«Казан Экспо»да коллегия утырышы кысасында узган түгәрәк өстәлдә су юлы буенча йөк ташуны үстерү турында сөйләштеләр. Андрей Никитин искәрткәнчә, республика әлеге эштә «башлангыч нокта»га әверелергә мөмкин. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республика икътисады үсеше өчен логистик чылбырлар санын арттыру мөһим. «Республиканың елга инфраструктурасы мөмкинлекләреннән күбрәк файдаланырга, гамәлдәге порт һәм причал инфраструктурасын торгызырга, шулай ук заманча таләпләргә туры китереп, яңа объектлар төзергә һәм мультимодаль логистиканы гамәлгә ашыру өчен, аларны автомобиль юллары һәм тимер юл белән тоташтырырга кирәк», – диде ул. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республика елгаларында суднолар йөреше Балтыйк диңгезеннән Каспий һәм Кара диңгез бассейннарына кадәр йөк ташуны тәэмин итә ала, шул исәптән «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридоры буенча да. Татарстан Рәисе Россия Хөкүмәтенә һәм РФ Транспорт министрлыгына төбәкләрдә федераль һәм халыкара йөк ташуны үстерү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Уртак тырышлык белән Татарстан мультимодаль пассажирлар йөртүне һәм йөк ташуны үстерүдә төп төбәк булыр, дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез