Бүген Казанга Россия сенаторы, Федерация Советы белән Үзбәкстан Республикасының Олы Мәҗлесе Сенаты арасындагы хезмәттәшлек буенча комиссия рәистәше Ильяс Умаханов эшлекле визит белән Казанга килде.
Умаханов җитәкчелегендә Федерация Советы делегациясе Татарстан башкаласында Россия һәм Үзбәкстан парламентларының югарыгы палаталары арасында хезмәттәшлек буенча комиссиясенең юбилей – унынчы утырышында катнашачак. Утырыш иртәгә – 15 октябрьдә республика парламентында узарга тиеш. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак.
Сенаторлар Россия Федерациясе белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы парламентара хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре, Россия базарына авыл хуҗалыгы продукциясен җибәрү өлкәсендә хезмәттәшлекне законнарга салу, илләр арасында туристлар алышуны көчәйтү мәсьәләләре каралачак. Моннан тыш парламентчылар Россия белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек кысасында төбәкара элемтәләрне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез