Газетага язылу

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Столыпин медале белән бүләкләнде

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләнде.

Ил Хөкүмәтенең шул хактагы боерыгын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган, документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Татарстан салым хезмәткәрләре башлыгы әлеге бүләккә «салым мөнәсәбәтләре системасын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» лаек булды, диелә боерык текстында.

П.А.Столыпин медале 2008 елда гамәлгә куела, ул - ил Хөкүмәтенең ведомство бүләге. Медаль 1906-1911 елларда Россия империясе Министрлар Советы рәисе булган Петр Столыпин хөрмәтенә аталган. Бүләк илнең социаль-икътисади үсешендә стратегик бурычларны хәл итүдәге казанышлар өчен тапшырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре