Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов «ВТ»га биргән интервьюсында сәламәтлеге белән бәйле проблемалары турында сөйләде.
– Миңа ике инфаркт рәттән булды. Моның сәбәбе бар. Бу дөньяда минем өчен иң газиз булган кешем – апам ун көн эчендә китеп барды. Шуннан соң ике инфаркт булып, мине МКДЦда табиблар коткарып калды. Ел ахыры иде, лимит беткән, операция ясарга финанслар, мөмкинлекләр булмау сәбәпле, өйгә чыгарып җибәрделәр. Хастаханәдә тота алмыйлар. Мине бу хәлдән алып чыгучы кешеләр – филармония директоры Кадим Нуруллин һәм Айдар Фәйзрахманов. Артистлар арасында дуслык юк, диләр. Бар. Алар бөтен республиканы аякка бастырды. Ниндидер юлларын табып, тиз генә операциягә салдылар. 8 сәгать ясадылар. Хастаханәдән дә мине Айдар Фәйзрахманов җитәкләп алып чыкты. Менә мин көчне кайдан алдым. Минем таяныр кешеләрем барлыгын белдем. Мине яшәтергә теләүчеләр бар иде. Бу бит әле гаиләңнән тыш кешеләр. Гаиләм дә бик борчылды. Алар өчен бу коточкыч көннәр иде. Кадим Назыйрович һәр көн килде. Филармониядә эшләүче кызлар да, кертмәсәләр дә, ничектер керәләр, даруларны Мәскәүдән кадәр табып кайтарттылар. Менә шул кешеләр синең бу дөньяда калуыңны телиләр. Иң зур бәхет – кирәклегеңне тою ул. Мин аларга әллә нинди яхшылык та эшләгән кеше түгел бит инде. Һәм, әлбәттә, табибларга рәхмәтлемен. Ходай безне ташламаса, яныңда ышанычлы кешеләр булса, яшәп була. Минем баш очымда әбиләремнең догалары да бар. Алар да яшәтә, – диде ул әңгәмә вакытында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
https://vatantat.ru/2025/09/182895/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез