«Фермерның бер еллык хезмәт җимешен ашап бетергән» – Татарстанга гадәти булмаган кош ияләшкән

Климатның глобаль җылынуы аркасында быел язын күчмә кошлар гадәттәгедән иртәрәк очып кайткан. Моннан тыш Казанда балыкларга куркыныч белән янардай гадәти булмаган кош күренгән.

КФУ биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Илгизәр Рәхимов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Карлыгачлар килде инде, озакламый сандугач сайравын ишетәчәкбез, керәшәләрне күрәчәкбез”, – дип билгеләп үткән.
Шул ук вакытта орнитолог республикада безнең төбәккә хас булмаган зур бакланнарның күренүен әйткән.
“Безнең якларга хас булмаган кошларга килгәндә, соңгы елларда безне зур баклан хафага сала башлады. Ул Кремль тирәсендә очып йөри инде. Һәр көне саен Ленин дамбасыннан узганда күрәм мин аны. Зур баклан – көньяк кошы. Колонияләп яшиләр һәм балык белән тукланалар. Бу кош, оялап, үрчи башласа, безнең балык хуҗалыкларына бик авырга туры киләчәк”, – дип кисәткән Рәхимов.
Галим әйтүенчә, республикада мондый очрак булган да инде. “Бер фермер, миллионнарча сумга балык маймычлары сатып алып, аларны үстергән. Бер көтү кош берничә көн эчендә аның бер еллык хезмәте җимешен ашап бетергән. Ялгышмасам, бу хәл Зәй районында булган бугай”, – дигән ул.
Белгеч әйтүенчә, кошның әлеге төренә җитди контрольлек кирәк. Климатның үзгәрүе аркасында, алар безнең төбәккә әкренләп кенә күченә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре