Фигуралы шуу остасы Алина Горбачеваны, Мәскәүдә ике көн югалып торганнан соң, кинотеатрда тапканнар. Спорты кыз үзен дөнья бетереп эзләүчеләрдән гафу үтенгән.
“Чынында нәрсә булганын, гамәлемнең “нормаль” төшенчәсе кысасына сыешмаганын әле генә аңладым. Үз-үземне аңларга, хисләрем һәм фикерләремне тәртипкә салырга тырышкан арада, сез барыгыз да мине эзләүгә күпме көч һәм вакыт исраф иткәнсез. Мине яратуыгыз өчен зур рәхмәт”. – дигән 16 яшьлек Алина телеграм-каналында урнаштырылган видеомөрәҗәгатендә. Шул ук вакытта спортчы күпме кешене борчуга салган өчен гафу үтенгән.
“Бу хәлне аңлату минем өчен бик авыр. Әмма мине эзләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Коткаручыларга, эзләү хезмәтләре, волонтер, водолазларга, коллегаларыма һәм җанатарларга рәхмәт”, – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: фигуралы шуу буенча яшьләр арасында Россия чемпионы, 16 яшьлек кыз “Чкалов Арена”да күнегүләрдән соң өенә кайтмаган. Әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.
Спортчыны бөтен җирдән эзли башлаганнар, водолазлар Мәскәү елгасының төбен тикшереп чыкканнар. Тикшерүчеләр үтерү турында җинаять эше кузгатканнар. Кызны төнлә сәүдә үзәгендәге кинотеатрда тапканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез