Челтәр маркетингы мәкерлекләре күптәннән мәгълүм. Ләкин кайберәүләр: «Бу тозакка беркатлы, саксыз кешеләр генә эләгә, миңа ул беркайчан да кагылмаячак», – дип уйлый. Тик белгечләр әйтүенчә, мондый челтәр вәкилләре торган саен шомара, хәйләкәрләнә, хәтта психологик алымнар куллана. Шулай итеп, алдын-артын бик уйлап эш итүчеләр дә көннәрдән беркөнне шуларның корбанына әйләнеп куюын сизми дә кала. Баеп китәргә теләүчеләргә ничек алданмаска? Белгечләр бу хәлне ничек аңлата һәм нинди киңәшләр бирә?
Ничек алдыйлар? «Челтәрчеләр» асылда акчасызракларны – студентлар, декрет ялындагы яшь аналар, пенсионерлар, кинәт кенә эшсез калучыларны җәлеп итә. Алдашу исә эш тәкъдим итүдән үк башлана. Шәһәрләрдә, район үзәкләрендә баганалар, игълан такталарында гадәти администратордан җитәкче ярдәмчесенә кадәр вакансияләр тәкъдим ителгән белдерүләрне еш очратырга мөмкин.
Офиста исә эш эзләүчеләр белән җыелыш үткәреп, акчасыз яшәүнең ничек начар булуы, шуңа күрә кичекмәстән баерга кирәклеге турында сөйлиләр. Әмма эшнең асылын аңлатырга ашыкмыйлар. Биредә «остазлар», психологик алымнар кулланып, кешеләргә үзләренең баеп китәргә лаеклы булуларын сеңдерәләр. Ышандырырлык булсын өчен, янәсе, корпорация хезмәткәрләре эшләп тапкан кыйммәтле автомобильләр, фатирлар сурәтләнгән матур видеороликлар күрсәтәләр.
Ә инде шундый 4–5 лекциядән соң «нибары» 20–30 мең сумнан, әйтик, берничә банка БАД сатып алырга тәкъдим итәләр. Дусларыгыз, таныш-белешләрегезгә кыйммәтрәк бәядән сатсагыз, акчагызны кире кайтарачаксыз, дип өйрәтәләр. Тегеләр дә, үз чиратында, таныш-белешләрен бу эшкә тартып кертергә тиеш була. Шулай итеп, кешеләрне алдауга һәм сектага җәлеп итүгә корылган финанс пирамидасы төзиләр. Чынында бөтен табыш пирамиданы оештыручыларга китә, гади кешеләр хәләл акчалары белән алдакчыларны гына баета.
Ничек тозакка эләкмәскә? Беренчедән, эш эзләп килдегез, ә үзегезгә кирәкле вакансия турында берни әйтмиләр икән, димәк, оешмадан шикләнергә җирлек бар. Икенчедән, бер генә эш бирүче дә ниндидер әйбер сатып алырга тәкъдим итми. Шул ук вакытта офисның «кыяфәте» игътибардан читтә калмаска тиеш. Ремонт күрмәгән бүлмә, иске өстәл-урындыклар, бөтенесенә бер компьютер икән, оешманың нинди икәнен баш катырып тормыйча да аңларга була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез