Фирдүс Тямаев: «Миңа ярдәм итү өчен фатирын сатарга теләүчеләр дә булды»

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Фирдус Тямаев «KazanFirst» әңгәмә биргән. Ул анда массакүләм мәгълүмат чараларында аның авыруы турында хәбәр чыкканнан соң, иҗатына гашыйк тамашачысының нинди зур ярдәм күрсәткәннәре турында да сөйләгән.

– Кайчандыр мин бер хатын-кызга булыштым – улын дәвалау өчен акча җыйдым. Социаль челтәрләр аша да җыйдым, үзем дә бирдем. Бу чаралар ярдәмендә аның улына операция ясалды һәм ул аякка басты. Массакүләм мәгълүмат чаралары минем авыру турында язганнан соң, ул элемтәгә керде: «Сез миңа булыштыгыз, хәзер мин дә сезгә булышам. Балама ярдәм иткән өчен мөмкин кадәр ярдәм итәчәкмен. Хәтта фатирны да сатарга әзер», – диде. Күпләр миңа акча яки башка төрле ярдәм тәкъдим итеп язалар: киңәшләр бирәләр, табиблар белән элемтәгә керергә булышырга, хәтта Европага җибәрергә телиләр. Минем өчен борчылган һәркемгә мөрәҗәгать итәсем килә: зур рәхмәт сезгә! Минем белән бар да яхшы. Рәхмәт сезгә, – дигән Фирдус Тямаев.

Җырчы фикеренчә, кешедә ниндидер проблема килеп чыга икән, димәк, ул нәрсәнедер дөрес эшләмәгән яки кемнедер рәнҗеткән. Аллаһы Тәгалә сынауны юкка гына бирми, дигән ул.

Элегрәк билгеле булганча, Фирдус Тямаевның калкансыман бизендә шеш тапканнар иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре