• Фото: Ләйсән Галиева

Фирдүс Тямаев СВО зонасындагы егетләргә сюрприз ясаган

«Хәрби туганлык»ның Нурлат бүлеге махсус операция зонасындагы хәрби хезмәткәрләр өчен ышанычлы тыл булуын чираттагы тапкыр исбатлады. Район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм оешма рәисе Зиннур Мотаһиров җитәкчелегендә район 37нче гуманитар миссия үтәде, дип яза Татар-информ.

Сәфәргә алдан ук әзерләнә башлаганнар. Бер ай дәвамында битараф булмаган район халкы акча җыйган, техника сатып алган, азык-төлек продуктлары әзерләгән, кием теккән һәм маскировка челтәрләре үргән.

 

Махсус хәрби операция башланган көннән гуманитар ярдәм җыю үзәгенә әйләнгән Халыклар дуслыгы йорты яңадан ярдәмләшү урыны булды. Гуманитар ярдәмне җибәргән көнне биредә кешеләр аеруча күп иде: берәүләр тартмаларны төреп, төсле скотч белән тамгалады, берәүләр техниканы әзерләп бетерде, берәүләр чылбыр итеп тезелеп, йөкне машиналарга төяде.

Фронт өчен аерым ярдәм – техник чаралар. Мәсәлән, Рөстәм Закиров һәм Ринат Миңнебаев яраланган солдатларны эвакуацияләү өчен махсус сөйрәткеч җайланмалар әзерләгән. «Хәрбиләр аларның бик кирәк булуын әйтте. Әлбәттә, интернеттан заказ биреп китертергә була, әмма алай күпкә кыйммәтрәк чыга. Җайланманы үзең ничек эшләп була икәнен карадык та, җитештерүне җайга салдык. 100дән артык шундый сөйрәткеч ясадык», - дип сөйләде алар.

Маскировочка» төркеме дә позицияләрен ныгытты. Анда катнашучылар Анжела Туктарова җитәкчелегендә бу миссиягә 24 челтәр әзерләгән.

«Хәрбиләрдән һәм аларның туганнарыннан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшлибез. 6 метрлы бер челтәрне үрү өчен 3-4 сәгать кирәк. Бу барлык материаллар кул астында булган һәм берьюлы берничә кеше үргән очракта. Моннан тыш, мәдәният бүлеге белән берлектә даруларга һәм дымлы тастымалларга акча җыйдык, - диде ул. - Бу төр йөк төялгән 34 тартма килеп чыкты».

Нурлатлыларга беренче тапкыр Чаллыдагы Нурлат якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Әхәт Галәветдиновкушылды.

«Без үзебездә дә фронтка актив ярдәм итәбез. Бу юлы якташларыма шәхсән ярдәм итәргә һәм йөкне бергәләп илтергә булдым. Иң мөһиме – ярдәм сүзләре, хәрбиләрнең рухын күтәрү мөмкинлеге», - диде ул.

Фото: © Ләйсән Галиева тәкъдим итте

Җырчы Фирдүс Тямаев пәйда булуы хәрбиләр өчен көтелмәгән сюрприз булды.

«Гел бара алмыйм, әмма ай саен концертлардан кергән акчаларның бер өлешен ярдәмгә юнәлтәм. Бу юлы социаль челтәрләрдә егетләр янына җыенуым турында яздым, казанлылар тартмалар китерә башлады. Шулай итеп тулы бер автобус җыелды, - дип уртаклашты артист. Башкалада яшәүчеләр тапшырган бөтен әйберне фронт сызыгы буйлап үзем илтеп тапшырдым».

Бу миссиянең нәтиҗәсе искиткеч: «Лада Нива», УАЗ машинасы, ике «Ока» автомобиле, мотоцикллар, өч прицепны кертеп, 60 тоннадан артык гуманитар ярдәм төягән өч йөк машинасы. Моннан тыш, махсус операция зонасына БПЛА ачыклау чаралары, удар-разведка дроннары, рацияләр, 40 кубометр агач материаллар, медикаментлар, шулай ук социаль учреждениеләр өчен азык-төлек продуктлары, китаплар, канцелярия кирәк-яраклары һәм кием-салым алып килгәннәр. Ярдәм алучылар арасында Лутугинодагы балалар йорты һәм Рубежноедагы тернәкләндерү үзәге.

«Без фронт сызыгы буйлап 48 подразделениегә кадәр барып җиттек. Хәрбиләр һәр урында бик рәхмәтле булып каршы алды. Аларның сүзләре һәм видеосәламнәре – безнең хезмәтнең кирәкле булуын раслаучы иң яхшы дәлил», - дип ассызыклады «Хәрби туганлык» җитәкчесе Зиннур Мотаһиров.

Сәфәр шулай ук район башлыгы Дамир Ишкинеев белән Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллинның очрашуына сәбәп булды.

Хәрбиләр үзләре исә, нурлатлыларга мөрәҗәгать итеп, гади һәм бик мөһим сүзләр әйтте: без бары тик бергәләшеп кенә Җиңүне якынайта алабыз.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Материал Ләйсән Галиева катнашында әзерләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре