Фирдүс Тямаев СВОдагы егетләр турында: «Солдатлар чәкчәк ярата»

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Фирдүс Тямаев янә гуманитар йөк белән СВО зонасына киткән. Ул соңгы тапкыр алгы сызыкта быел май аенда булган иде.

СВО зонасына җыенуы турындагы видеоны җырчы үзенең социаль челтәрләрендә урнаштырган иде.

- Сезнең догаларыгыз белән без олы юлга чыгабыз, егетләр янына барабыз, аларга ярдәм итәбез. Гуманитар йөк белән барабыз. Мин баян белән кечкенә колонка алам. Баргач, аларга концерт куям, - ди Тямаев.

Китәргә берничә көн кала җырчы үзенең язылучыларына мөрәҗәгать иткән:  ул егетләргә ярдәм итәргә теләүчеләрдән күчтәнәчләр, кирәкле әйберләрне сатып алу өчен ярдәм сораган. Аның сүзләренчә, солдатлар чәкчәкне бик яраталар икән. Тямаев бер концерттан соң аның янына хатын-кыз килүен һәм егетләр өчен акча бирүен әйткән.  Бу юлы гуманитар йөкне ике фурага төягәннәр. Моннан тыш, җырчы сүзләренчә, егетләр өчен тәм-томнар төялгән автобус та барачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение "контрактчыларны

Көн хәбәре