«Әгәр тәмәке тартучы кеше спорт белән шөгыльләнә башласа, физик күнегүләр аның хәленә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Әлбәттә, нәтиҗәләр күп факторларга бәйле: кеше ничә тапкыр һәм күпме тәмәке тарта, йокысы туямы, ничек туклана һ.б. Әмма кешенең йокысы туймый, ул дөрес тукланмый һәм өстәвенә тәмәке дә тарта икән, күнегүләр вакытында ул аңын югалтырга мөмкин», – диде ул.
Белгеч сүзләренчә, физик йөкләнеш вакытында кан тамырлары киңәя, ә кан басымы беразга күтәрелә. Тәмәке тарту исә кан тамырларына кире йогынты ясый: алар тарая, шул ук вакытта кан басымы да күтәрелергә мөмкин.
Шулай итеп, интенсив физик йөкләнешне тәмәке тарту һәм организмның җитәрлек дәрәҗәдә ял итмәве белән берләштерү йөрәк-кан тамырлары системасына өстәмә йөкләнеш тудыра. Шуңа күрә даими рәвештә күнегүләр ясый башлаганчы, организмның гомуми хәлен, йокы һәм туклану режимын, шулай ук кулланылган тәмәке күләмен исәпкә алу мөһим.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез