Республика балалар клиник хастаханәсендә кичә футбол капкасы егылып төшкән малайның хәле турында сөйләделәр.
13 яшьлек малай күпсанлы җәрәһәтләр белән авыр хәлдә ашыгыч ярдәм хастаханәсенә эләгә. Аны хирург, травматолог, яңак-йөз хирургы тикшергән.
"Баланың хәле авыр. Ул аңында, үзе сулый. Аны ДРКБ реанимациясенә салдылар",-дип сөйләделәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.
Фаҗига "Волга" лагеренда булган. Тикшерү органнары булган хәл буенча тикшерү үткәрә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез