Газетага язылу

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җилдә иминлек чараларын күрергә чакырды

Һава торышы начарайганда реклама такталары, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында торырга ярамый, дип кисәтәләр.

Моннан тыш, урамда аеруча сак булырга, балаларга күз-колак булырга, шулай ук өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтергә кирәк.

Куркыныч туганда 112 номерына шалтыратырга киңәш ителә. 

Әлеге кисәтү 12 февральдә Татарстанда һава шартларының начараю белән бәйле. Иртәгә көн дәвамында секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил булыр дип фаразлана.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре