«Гадел чек»: кассада бәя күрсәтелгәннән югарырак булса, товар түләүсез биреләчәк

Дәүләт Думасына «гадел чек» принцибын кертү турында закон проекты кертелгән. Ул кассада товар бәясе язуда күрсәтелгәннән югарырак булган очракта аны түләүсез бирү ихтималын күз алдында тота . Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Инициатива авторлары Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков, шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары Владимир Плякин, Ярослав Самылин һәм Антон Ткачев.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, яңа принцип сатып алучыларның хокукларын яклауның өстәмә чарасы булырга тиеш. Әгәр кассада бәя күрсәтелгәннән югарырак булса, товар түләүсез биреләчәк.

Авторлар фикеренчә, мондый механизм бәя куюның үтә күренмәлелеген арттырачак: ритейлерлар бәяләрнең актуальлеген катгыйрак күзәтәчәк, чөнки һәр хата зыян китерәчәк. Сатып алучылар өчен исә бәя аермасын ачыклау проблемага караганда уңай сюрприз булачак.

Инициаторлар фикеренчә, закон проекты кыска вакыт эчендә кассада югары бәяләр проблемасын бетерергә, гражданнарны артык түләүләрдән сакларга һәм ваклап сатуда җаваплылык дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Әгәр кассада яисә башка документта күрсәтелгән бәя алдан сатып алучыга җиткерелгәннән артып китсә, кулланучының товарны яисә хезмәтне кире кайтармыйча түләнгән сумманы таләп итү хокукын аерым беркетү тәкъдим ителә.

Шул рәвешле, «гадел чек» принцибы кассада һәм бәядә төрле сан булган очракта товарны түләүсез бирүне гамәлгә ашырачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре