Гает көнендә Татарстанда һава торышының ничек буласын әйттеләр

Татарстанда бик җылы һава урнашты. Тәүлеклек уртача температура нормадан 5-7 градуска югары.

Бүген – 28 мартта алмашынучан болытлы һава. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, көндез термометрның терекөмеш баганасы +8...+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә көнбатыш районнарда аз гына яңгыр көтелә, һава температурасы +3...-2 градус тәшкил итәчәк.

Ял көннәре – 29 һәм 30 мартта да республика антициклон йогынтысында калачак. Явым-төшем булмаячак. Һава температурасы көндез +9...+14 градуска кадәр җылыначак. Төнлә +2...-3, көнчыгыш районнарда урыны белән -7 градуска кадәр.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 31 мартта һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Сишәмбе – 1 апрельдә көньяктан циклон якынлашу сәбәпле урыны белән аз гына яңгырлар явып үтәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +9...+14, төнлә -1...+3 градус күрсәтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре