ГАИ исеменнән мошенниклар алдый

Россиядә яшәүчеләргә ГАИ исеменнән ялган электрон хатлар килә башлаган. Мошенниклар хатка кагыйдә бозу очрагы һәм штраф күләме язылган карар да беркетә.

Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге «карар»да хат адресланган кешенең исем-фамилиясе, автомобиль номерлары яки башка шәхси мәгълүмат язылган булырга мөмкин. Шунда ук «түләргә» дигән «төймә» дә бар. Аңа баскан кеше банкларның онлайн сервисларын хәтерләтә торган сайтка килеп эләгә. Монда аңа банк картасының мәгълүматларын һәм СМС-кодны язарга кушалар. Вирус белән зарарланган сайтка эләгү куркынычы да бар. Шул вирус ярдәмендә кырыгалдарлар кешенең гаджетындагы мәгълүматны (парольләр, банк кушымталары һ.б.) «урлый» ала.

Сүз уңаеннан, Россия банклары апрельдән алып июньгә кадәр мошенниклыкның 38,7 млн очрагын булдырмый калган. Бу – 3,4 триллион сум акча дигән сүз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре