15.00 сәгатькә «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсында 53 937 кеше катнашты. 5 сматрфон һәм 1 автомобиль уйнатылды. Бәйгенең алтынчы җиңүчесе Алия Гарфеева булды. Ул 15910 номеры астында катнашып, iPhone 16ның берсен отты.
Җиңүчене телемарафон вакытында рандомайзер ярдәмендә билгеләделәр.
Катнашу өчен: 14 сентябрьдә 07:00 дән 20:00 гә кадәр тавыш бирергә, участокта «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән махсус беләзек алырга, аннары сайлау участогында гаилә фотосы ясарга кирәк. Фотоны «Вконтакте»да #Всейсемьянавыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез