«Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсында беренче машинаны Әлмәт тележурналисты отты

«ТНВ» телеканалында барган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонының туры эфирында «Sollers ST 8» автомобиленең беренчесен откан сайлаучы турында хәбәр иткән идек.  Ул 23411нче санлы номерлы катнашучы журналист Маргарита Трегубенко булып чыкты. Фотоконкурстта 12:00 сәгатькә 26 286 кеше катнашуын да әйттеләр. Бердәм тавыш бирү көне медиаүзәгеннән җиңүче хатын-кыз белән фотоконкурс уенын алып баручы Артур Кортес видеэлемтә аша аралашты.

«Миңа бертуктаусыз шалтыраталар, котлыйлар. Әлегә үзем аңлап җиткерә алмыйм. Без күптән түгел генә балалар белән азык-төлек алырга базарга барган идек, ә монда шундый сюрприз. Мин шок хәлендә, башта ышанмадым да, моны ниндидер шаярту, дип уйладым. Тавыш бирергә иртән үк барган идек», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты автомобиль җиңүче.

Маргарита Трегубенко Әлмәттәге «ЮВТ – 24» телекомпаниясендә журналист булып эшли. Аның сүзләренә караганда, әле ул иске автомашинада йөри, ә конкурста җиңгән автомобиль аңа зур ярдәм булачак. «Sollers ST 8» маркалы машина Россиядә җитештерелгән, тулы приводлы. Кабинага биш кешегә кадәр сыйдыра.

  • Исегезгә төшерәбез, туры эфирда барган телемарафонда җиңүчеләрне һәр сәгать саен игълан итәләр. Беренче автомобильне 12:00 сәгатьтә уйнаталар, икенчесе – 20:00 сәгатьтә. «Ак Барс» – «Металлург» матчы барышында iPhone 16 смартфоны җиңүчесе тәнәфес вакытында һәм матч беткәч билгеле була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Голосование Миңнеханов рәис милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре