Бүген Апас районыннан Зәйнуллиннар гаиләсенә үзләре откан машина ачкычы тапшырылды. “ТНВ” студиясендәге «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны барышында алар автомобиль откан иде. Студиядә тагын 12 яңа айфон уйнатылды, дип яза “ТНВ”.
Фотобәйгедә катнашкан 93 мең гаилә арасыннан нәкъ менә Лилия һәм Руслан Зәйнуллиннар иң зур бүләкне – Lada Vesta машинасын оту бәхетенә ирешкән!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез