«Гаилә» илкүләм проекты: менталь үзенчәлекләре булган кешеләрне кайгырта

Татарстанда менталь тайпылышлары булган кешеләр яши торган гаиләләргә ярдәм итү буенча инфраструктура булдырылган.

Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе мәгълүматлары буенча, хәзер Татарстанда психик тайпылышлары булган 80 мең кеше һәм шундый ук нозологияле 6 меңгә якын бала яши. Медик-социаль экспертиза бюросы нәтиҗәләре буенча, беренче тапкыр инвалидлык алган һәр өченче бала психик тайпылышларга ия.

Мондый авырулардан интегүче кешеләрнең күплеген исәпкә алып, дәүләт мөмкинлекләре чикләнгән балалар үскән гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән учреждениеләр челтәрен актив үстерә. Бу учреждениеләр баланы гаиләдә калдырырга, аның үсеше өчен уңай шартлар тудырырга һәм, иң мөһиме, социаль ятимлекне булдырмый калырга ярдәм итә. Кызганычка каршы, еш кына ата-аналар, мондый балаларны контрольдә тотудан һәм тәрбияләүдән арып, алардан баш тарталар һәм ятим балалар өчен дәүләт учреждениеләренә тапшыралар.
– Шуңа күрә 2020 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында инвалидлар һәм өлкәннәр өчен бүлекләр ачыла башлады, анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә дүртәр сәгать хезмәтләр ала, – ди Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева. – Хәзер бу учреждениеләрнең үсеше «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында дәвам итә. Бүгенге көндә республикада 48 көндезге тору бүлеге (төркеме) эшли: халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 9 көндезге тору бүлеге һәм 36 көндезге тору төркеме, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре базасында 3 көндезге тору бүлеге.
Көндезге тору бүлекләренең төп контингенты психик авырулары булган яшь инвалидлар булды, алар сәламәтлекләре торышы буенча мәгариф учреждениеләренә йөри һәм эшли алмыйлар. Алар үз фатирларының ябык киңлегендә, әти-әниләре һәм якын туганнары белән генә аралашып яши биргән. Бу кешеләр барлык социаль элемтәләрне югалткан диярлек. Әмма мондый бүлекләрнең эше нәтиҗәсендә аларның тормышы сизелерлек үзгәрде.
– Бүлекләрдә менталь тайпылышлары булган кешеләр көнкүреш хезмәт күрсәтү күнекмәләрен үзләштерә башладылар, пешерергә һәм кер юарга өйрәнделәр, шуның белән аларны караган һәм шуның аркасында эшли алмаган кешеләрнең тормышы күпкә яхшырды, – дип сөйли министр урынбасары. – Әмма иң мөһиме – үзгәрешләр элек үз мөмкинлекләрендә чикләнгән яшьләрнең үзләренә уңай йогынты ясады.
Тупланган тәҗрибә нигезендә инде 2021 елдан башлап барлык социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә мондый бүлекләр ачыла башлады. Хәзер бөтен республика буенча менталь тайпылышлары булган яшь инвалидлар аларга килеп, барлык кирәкле хезмәтләрне ала ала. 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен бүлекчәләргә йөрү бушлай, ә 18 яшьтән гаиләнең җан башына уртача кеременнән чыгып түләү билгеләнә. Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, 2024 елда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләренең көндезге тору бүлекләрендә (төркемнәрендә) 1 107 кеше социаль хезмәтләр алган, шул исәптән 42 балигъ булмаган бала. 2020 елда шундый ук хезмәтләрне 159 кеше алган, 2021 елда – 984, 2022 елда – 1 101, 2023 елда – 1 094 кеше.
– Бу бүлекләрнең эш тәҗрибәсен анализлап, без клиентларның 45 процентында когнитив сәләтләр, 81 процентында – коммуникатив күнекмәләр яхшыруын, ә 54 проценты социаль-көнкүреш күнекмәләрен үзләштерүен ачыкладык, – ди министр урынбасары. – Бу бүлекләргә йөрү яшьләрнең социальләшүенә һәм аларның коммуникатив белемнәрен үстерүгә сизелерлек ярдәм итүен күрсәтә. Бу шулай ук туганнары өчен дә сизелерлек ярдәм булып тора. Дүрт сәгать буш вакыт алып, алар бу вакытны сәламәтлеккә яки торак-көнкүреш мәсьәләләренә кагылышлы шәхси проблемаларны хәл итүгә багышлый алалар.
Юлия Абдреева ассызыклаганча, мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә эшләү мөһим. Аларны үсеш үзенчәлекләре булган туганнарын карау күнекмәләренә өйрәтәләр, шулай ук төрле психологик тренинглар үткәрәләр. Бу аеруча мөһим, чөнки бу ата-аналарның күбесе җитди психологик киеренкелек кичерә һәм ярдәмгә һәм ялга мохтаҗ. Мондый бүлекләр гаиләне саклап калуда төп роль уйный. Алар кешеләргә якыннарын караудан баш тартмаска, бер үк вакытта үз тормышларын кайгыртырга мөмкинлек бирә.
– Көндезге тору бүлекләре барлыкка килә башлаганнан бирле узган 4 ел эчендә алган зур уңай эш тәҗрибәсен исәпкә алып, минем аеруча карауга мохтаҗ якыннары булганнарга мөрәҗәгать итәсем килә. Республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында булган комплекслы үзәкләребезгә килегез, без сезгә хезмәтләр күрсәтәчәкбез һәм туганнарыгызга мөстәкыйльлеккә өйрәнергә, коммуникатив һәм эмоциональ-ихтыяр сыйфатларын үстерергә ярдәм итәрбез, – дип өнди министр урынбасары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре