Күпбалалы гаиләләрнең бер баш бәласе кимемәгәе. Аларга торак мәсьәләсен хәл итәргә булышмакчылар. Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләргә ремонт ясалган, йорт кирәк-ярагы һәм көнкүреш техникасы булган фатирны арендага бирә башларга тәкъдим иткәннәр. Кер дә, дөресрәге, бала тап та яшә! Тораклы булу җиңелме?
Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген Татарстанда яңа төзелгән йортта бер бүлмәле фатир уртача – 8,7 миллион сум, ике бүлмәлесе 11,5 миллион сум тора. Мондый бәяләрдән баш әйләнә, димәгез, ишле гаиләләрнең хәле тагын да кыенрак. Чөнки алар «берле», «икеле»гә сыймый да әле. Бала күбрәк булган саен, торакның да зуррагы кирәк. Шуңа күрә дә «ДОМ.РФ» дәүләт компаниясе илдә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә ташламалы бәядән социаль аренда программасын гамәлгә кертергә тәкъдим иткән.
Әлеге программа ил күләмендә яңалык түгел. Аерым алганда, мондый мөмкинлектән Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр файдалана. Торакны арендага биреп тору белән беррәттән, төбәк хакимияте яки җирле оешма-предприятиеләр аны түләшергә дә ярдәм итә. Шул рәвешле халыкны да, белгечләрне дә урында тотып торалар. Мәсьәләнең тагын бер ягы: төзелеш күрсәткечләре кимеми. Владивостокта, мәсәлән, гамәлдә булган программа кысасында гаиләләргә ремонтланган, өстәл-диван, суыткыч, телевизор ише кирәк-ярак булган 50 квадрат метрлы «берле»не аена 9,5 мең сумга арендага алырга мөмкин, ди. Шундый ук торакның базар бәясе – аена 40 мең сум тирәсе. Хәзер исә мондый программа ярдәмендә күпбалалы гаиләләргә булышмакчылар. Аңлашыла ки, итәк тутырып бәби үстерүчеләрнең керем дәрәҗәсе базардагы торак бәяләреннән бик ерак. Социаль арендага бәяле тәкъдим «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм программасына керәчәк, дип тә фаразлана.
Лаеш районының Усад авылында яшәүче күпбалалы Нәгыймовлар яңалыкка сөенде.
– Ике кызыбыз мәктәптә укый. Хатыным Гөлназ төпчегебез белән өйдә утыра. Гаиләне бердәнбер туендыручы – мин, – ди гаилә башлыгы Рөстәм Нәгыймов. – Бала табарга кушалар да, тик безнең кебекләргә артык ярдәм итәргә теләүчеләр генә күренми. Ул 300, 500 сумлык пособиеләр белән ерак китә алмассың. Ярты елга бер тапкыр балаларга дару сатып алырга бирелә торган 5 мең сум күләмендәге акча да бар ни дә, юк ни. Зарланып әйтүем түгел: үзебез өчен тапкан балалар. Арендага арзанлы торак бирә башласалар, чыгымнар кимер иде. Ике ел элек ипотекага өч бүлмәле фатир сатып алдык. Айлык түләү, коммуналь хезмәтләрне дә исәпкә алып, ай саен 40 мең сумга җитә.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин фикеренчә, бүгенге шартларда тораклы булырга теләүчеләргә ярдәм бик тә кирәк.
– Хәзер банклар ипотеканы 20 процент белән бирә. Фатир бәяләре болай да арзан түгел, ә кредит оешмасына бурычны түләп бетергәнче, ул ике-өч тапкыр артачак. Шуңа күрә бүгенге шартларда, гомумән дә, торак сатып алуны кичектереп торуың хәерлерәк. Дөрес, бала үстерүчеләргә гаилә ипотекасы программасы гамәлдә. Тик аның буенча да беренчел кертем күләме 30 процентка кадәр артты. Ә бу кимендә 1,5–2 миллион сум акча дигән сүз. Ишле гаиләдә исә һәр сум исәптә, – ди белгеч. – Алга таба торак базарында вазгыять катлауланачак кына. Дәүләт ярдәм кулы сузмаса, йә төзүчеләр үзләре ташлама ясый башламаса, билгеле.
Риэлтор Наилә Хуҗина әйтүенчә, аренда торагы ярдәмендә генә мәсьәләне хәл итеп бетереп булмаячак.
– Аерым категория гражданнар өчен аренда торагы программасы дистә еллардан бирле гамәлдә. Тик ул барыбер зур үсеш алмады. Аренда торагы яңа җирләрне үзләштергәндә, сәнәгать зоналары булдырганда, халыкны җәлеп итү өчен бик тә файдалы. Әмма ул ташламалы ипотекага алмаш була алмаячак. Ә вакытлыча ярдәм чарасы буларак бик яхшы. Хәзер фатир сатып алу түгел, аны арендалау да кесәгә суга. Җәй айларында Казанда кеше торагында вакытлыча яшәп тору бәясе ипотека буенча айлык түләүләрне куып тотты. Башкалада, мәсәлән, бер бүлмәле фатирны арендага алу уртача – 33 мең сум, «икеле» – 41 мең сум, «өчле» – 48 мең сум тора, – ди белгеч.
Тик, кем әйтмешли, караңгылык эчендә ут күренә, ахры. Соңгы арада торак базарында төзүчеләрдән өмет уята торган тәкъдимнәр күренә башлады. Казан читендәге яңа торак комплексларының берсендә гаилә ипотекасы буенча фатирларны беренчел кертемсез сата башлаганнар әнә. Әйтүләренә караганда, алдан бернинди дә чыгым тотмыйча, әзер бер бүлмәле фатир өчен айлык түләү 27 мең сумнан башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез