Газетага язылу

Галимнәр популяр витамин белән яман шеш арасында бәйләнеш тапкан

Венгрия галимнәренең яңа тикшеренүе А витаминындагы иярчен продуктның яман шешкә каршы иммунитетны “сүндерүен”, моның исә онкология китереп чыгару ихтималын күрсәткән.

Бу хакта “aif.ru”  Origo портларындагы мәгълүматларга таянып яза.

“А витамины күрү, үсү һәм иммун системасының әйбәт эшләве өчен чиктән тыш мөһим. Әмма кайбер очракларда организм аннан биологик актив молекула – ретин кислотасын эшләп чыгара. Ул исә иммунитет күзәнәкләре эшенә кырын сугарга мөмкин”, –  диелгән язмада, галимнәр мәгълүматларына таянып. Ретин кислотасы кайбер иммун күзәнәкләрнең көчен киметеп, шул рәвешле яман шеш күзәнәкләренә “яшеренеп калу” мөмкинлеге бирә икән. Шуңа күрә, галимнәр әйтүенчә, витаминнарны  бары тик табиб кушуы буенча һәм аның контрольлегендә генә кулланырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре