Галимнәр тешләрне бозылудан саклау өчен тышча уйлап тапкан

Галимнәр теш эмален кариестан саклау өчен тышча уйлап тапкан. Россия, Бразилия, Мисыр һәм Көньяк Корея галимнәренең уртак хезмәт җимеше бу. “РИА Новости”, Россия фәнни фондының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Тышча эмаль матдәләреннән һәм зарарлы микроорганизмнарны юк итәрдәй бактериягә каршы матдәләрдән тора. Моның өчен тешкә махсус матдә сылыйлар. Ул 30 минуттан ката һәм саклагыч тышча хасил итә.

Тикшеренү нәтиҗәләре тышчаның эмальдә әйбәт саклануын, аның табигый формасын кабатлавын күрсәткән. Ныклыгы ягыннан сәламәт эмаль кебек үк диярлек: аннан нибары 10-20 процентка гына калыша.

Галимнәр раславынча, тышча эмальне бик яхшы саклый. Аннан кариесны булдырмау һәм теш авыруларын дәвалау өчен файдаланырга мөмкин булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре