Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узучы Халыкара инвестиция форумында (AIM Congress 2025) тәкъдим ителгән Татарстанда җитештерелгән Aurus лимузины сурәтләнгән видео урнаштырды.
Лимузин әлегә кара чехол белән капланган. «AURUS автомобиле Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Халыкара инвестиция форумында Татарстан стендында мактаулы урынны били», – дип язган Галимова.
AIMCongress 2025 форумы быелның 7-9 апрелендә Абу-Дабида уза. Әлеге форум - Якын Көнчыгыштагы иң зур инвестиция платформасы. Чара «Глобаль инвестицияләрнең киләчәген билгеләү: дөньяның баланслы яңа төзелеше юлында инвестицион ландшафтны глобальләштерүнең яңа дулкыны» дигән темага үтә.
Татарстан форумда аңа 2015 елда нигез салынганнан бирле катнаша. Кичә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә буенча дәүләт министры доктор Тани бән Әхмәд Әл-Зәйуди белән очрашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез