Газетага язылу

Газ белән тәэмин итү килешүен Дәүләт хезмәтләре порталы аша төзергә мөмкин

“Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте быел 1 марттан Газлаштыруның бердәм операторы (Единый оператор газификации) порталында газ белән тәэмин итүгә һәм газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләрне, өйдән чыкмыйча гына, Дәүләт хезмәтләре порталы аша төзү мөмкинлеген булдырган.

Шулай итеп, җәмгыять үз абонентларының цифрлы мөмкинлекләрен киңәйткән. Сервис, заявка тапшырудан алып, аны карап тикшерүнең нинди этапка керүен күзәтеп торуга кадәр, барысын да интернет аша башкару мөмкинлеге бирә. Моның өчен шәхси кабинетка  кирәкле документларны урнаштырып, аларның статусын күзәтеп торасы гына кала. Әлеге хезмәттән файдалану өчен заявка тапшырганда, имза салуның “Электронная форма” ысулын сайларга кирәк.

Шуннан соң “Газпром трансгаз Казань” белгечләре цифрлы рәвештә килешүләр әзерләп, аларны порталдагы шәхси кабинетка урнаштыра. Документка кул кую, Дәүләт хезмәтләре порталындагы учет язуыннан файдаланып, ЕСИА аша бик җиңел һәм уңайлы башкарыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре