Газетага язылу

Газга һәм чүп чыгару хезмәтенә тарифларны арттыруны расладылар

Татарстанда табигый газны ваклап сату бәяләрен һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары хезмәтләренә тарифларны арттыру расланды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының әлеге карарлары ведомство сайтында басылып чыкты. 

Газның бер кубометрының бәясе 1 гыйнвардан 8,41 сум урынына  8,55 сум булачак, ә 1 октябрьдән 9,28 сумга җитәчәк.

 Татарстанның «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган көнбатыш зонасында, чүп чыгару хезмәте 1
гыйнвардан каты коммуналь калдыкларның бер кубометры 598,49 сумнан  608,46 сумга кадәр артачак. 1 октябрьдән хезмәт бәясе 668,70 сумга кадәр үсәчәк.

Республиканың «Гринта» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган көнчыгыш зонасында, каты коммуналь калдыкларны чыгару бәясе 1 гыйнвардан хәзерге 614,95 сумнан бер кубометр өчен 625,19 сумга кадәр артачак, ә 1 октябрьдән 687,08 сумга җитәчәк.
Россия буенча торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә гыйнвар аендагы тарифларны  1,7 процент арта, ә Татарстан өчен октябрь аендагысы – 13,4 процент, рөхсәт ителгән тайпылыш 4,8 процент.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарифлар буенча вазгыятьне татарстанлыларга аңлату зарурлыгы турында белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре