Германия галимнәре иммунитетның алты «дошманы»н атаган

Иммунитетым нык булсын дисәң, алты төрле начар гадәттән котылырга кирәк икән. Германия галимнәре күптән түгел шундый нәтиҗәгә килгән.

Дөрес тукланмау. Бонн университеты галимнәре уздырган соңгы тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, күпкә китсә, организм югары калорияле ризыкларны бактериаль инфекция кебек кабул итә башлый ди. Нәтиҗәдә кешенең иммунитеты гына какшап калмыйча, йөрәк-кан тамыры авырулары, 2 нче типтагы шикәр чире дә пәйда булырга мөмкин.

Аяк туңу. Аяклар туңа башлауга организм, кан тамырларын кысу хисабына аларны җылытмакчы була. Кан тамырларының лайлалы тышчасына кан аз килү сәбәпле, организмга зарарлы вируслар үтеп керү ихтималы арта. Бу – иммунитет какшаган дигән сүз.

Йокы туймау. Даими рәвештә йокы туймаудан интеккән кешенең организмы иммунитет өчен кирәкле антитәнчекләрне азрак бүлеп чыгара башлый. Организм төрле инфекцияләргә каршы тора алсын өчен көненә сигез сәгатьтән дә ким йокларга ярамый.

Тәмәке тарту. Тәмәке тартучыларның иң беренче чиратта бронхлардагы «керфек»ләре зыян күрә. Алар үпкәне чүп-чардан арындыру өчен җаваплы.

Стресс. Стресс вакытында яралар озаграк төзәлә, прививканың да тәэсире сизелми, ирен читенә герпес та чыгарга мөмкин. Болар бар да организмның иммун системасы какшавы турында сөйли. Шуңа күрә белгечләр даими рәвештә киеренке халәттә яшәүдән сакланып, эш белән ялны чиратлаштырып торырга киңәш итә.

Хәмер. Бу «дошман» да организмның инфекцияләргә каршы тору сәләтен юкка чыгара. Күпсанлы тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хәмер грипп вирусына каршы көрәшә торган иммун күзәнәкләрне дә көчсезләндерә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре