Германиядә "Үлемсез полк" акциясе үтте

Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәре урамнарында инде сигезенче тапкыр тантаналы шартларда «Үлемсез полк» акциясе үтте.

Бөек Ватан сугышы вакытында иҗат ителгән җырлар яңгырады. Бәйрәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт белән дәвам итте. Әти-әниләре белән бу чарага килгән балаларга «Үлемсез полк» акциясе символы төшерелгән шарлар бүләк иттеләр. «Торналар» җырын традиция буенча рус һәм немец телләрендә җырладылар, - дип хәбәр итә милләттәшебез Разиф Хафизов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Россия Герое "80-летие Великой Победы" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватан сакчылары елы" "герой россии"

Көн хәбәре