"Герой әтисе" күргәзмәсе - Балтачта

Бүген Балтач мәдәният йортында бик тә үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. "Бердәм Россия" партиясе, "Ватанны саклаучылар" фондының республика филиалы, "Әтиләр союзы" һәм "Хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре" союзының уртак проекты нигезендә республика районнарында эшли торган күчмә "Герой әтисе" күргәзмәсе ул. Күргәзмәнең асылы, нигезе бер булса да, геройлары төрле. Һәр районның үз батырлары, үз геройлары.

Балтач мәдәният йорты залында да зур 25 фотопортрет урнаштырылган. Анда уллары хәрби операция зонасында һәлак булган, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган Балтач әтиләре. Бер кулларында улларының фотолары, икенче кулларында - хәрби бүләкләре. Күзләрендә исә - югалту ачысы.

Әлеге күргәзмәнең беренче кунаклары да әлеге батыр егетләрнең якыннары: әти- әниләре, хатыннары, балалары.

Ачылыш чарасында чыгыш ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин бу күргәзмәгә гаиләләре, балалары, оныклары белән килүчеләр күп булачак әле, Балтач үзенең батырларын онытмас, дип ышандырды.

-Күргәзмә бик тәэсирле, тетрәндергеч килеп чыккан, проект авторларының идеясы хуплауга лаек, - ди беренчеләрдән булып тамаша кылучылар

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре