Бәйге традициягә кергән рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм ватанпәрвәрлекне үстерү максатыннан үткәрелә. Анда катнашу өчен 2022 елдан алып язылган (әлеге яки башка бәйгеләрдә катнашмаган), махсус хәрби операция барышында татарстанлыларның батырлыгын, патриотизмын, көчен яктырткан әдәби әсәрләр кабул ителә.
Бәйгегә эшләр 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 1 августына рус һәм татар телләрендә түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы», «Очерк».
Икенче бәйгегә рус һәм татар телләрендә яңа «Роман» дигән номинация гамәлгә кертелде. Бу номинация буенча катнашу өчен гариза 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.
Бәйгенең җиңүчеләре 2026 елның 9 декабрендә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.
2026 елгы бәйгенең гомуми приз фонды 6 640 000 сум тәшкил итә.
«Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы», «Очерк» номинацияләрендә җиңүчеләрнең әсәрләре социаль яктан әһәмиятле булган әсәрләр кысасында – 2026 елда, «Роман» номинациясендә җиңүчеләрнеке 2027 елда басылып чыгачак.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән «Татмедиа» агентлыгы сайтында танышырга була.
Бәйге белән параллель рәвештә «Язучылар мәктәбе» дип аталган махсус проект старт алачак. Аның бурычы – патриотизм турында башлап язучылар белән өйрәнүләр үткәрү: талантларны эзләү, аларны үстерү максатыннан мастер-класслар үткәрү һәм һөнәри яктан камилләшү өчен танылган әдәбиятчылардан лекцияләр укыту.
Бәйгене оештыручылар – «ТАТМЕДИА» акционерлык оешмасы белән «Татмедиа» массакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чаралары республика агентлыгы һәм «Татарстан китап нәшрияты».
Белешмә
«Геройлар янәшә» - «Герои рядом» бәйгесенең беренчесе 2024 елның 12 ноябреннән 2025 елның 20 июненә кадәр үткәрелде. Һәм каләм ияләре арасында зур кызыксыну уятты. Бәйгегә биш номинациядә 136 эш кабул ителде, шуларның 95е комиссиягә карауга кертелде. Эшләр биш номинациядә татар һәм рус телләрендә кабул ителде: «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы», «Очерк», «Татарстан Республикасындп патриотик тәрбиягә кертелгән өлеш».
Җиңүчеләрне бхләкләү 2025 елныэң 20 июнендә Милли китапханәдә үткәрелде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең әсәрләре Татарстан китап нәшриятында барлыгы 6 җыентык булып басылып чыкты.
2025 елда үткәрелгән бәйге бик зур кызыксыну уятканлыктан, республика җитәкчелеге яңасын уздыру турында карар кылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез