Татарстанда “Геройлар янәшәдә” дип аталган әдәби бәйгесенә гаризалар кабул ителү дәвам итә. Анда махсус хәрби операция шартларында татарстанлыларның фидакарьлеген, батырлыгын чагылдыра торган әдәби әсәрләр кабул ителә. Әлеге бәйгедә СВО темасын яктырткан журналистлар да катнаша алачак.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов әйтүенчә, махсус хәрби операция темасын яктырту тагын да җәелдерү өчен бу бәйгене уздырырга булдык, ди ул.
– Бәйгегә әсәрләр татар һәм рус телләрендә 4 номинация буенча кабул ителә. Җиңүчеләргә акчалата бүләк һәм бер бәхетлесенә Татарстан китап нәшриятендә китап бастыру мөмкинлеге дә биреләчәк. Бәйгенең йомгаклау вакыты үзгәререргә дә мөмкин. Катнашучылар бераз вакыт бирүне сорый, – ди ул.
Бүген Казанга килгән “Китап поезды” белән килгән язучы Олег Рой СВО турында китаплар яза. Ул бүген очрашуда бу темага язучыларга киңәшләрен бирде һәм укучыларның кайбер сорауларына җавап бирде.
– Бөек Ватан сугышына, шулай ук махсус хәрби операциягә багышланган китаплар алып килдек. Махсус хәрби операция турында язу җиңел түгел. Әмма без аны сөйләргә тиеш. Киләчәк буыннарда ватанпәрвәрлек тәрбияләү дә безнең бурыч, – ди Олег Рой.
Ул китап язганда очрашкан кйабер мизгелләр белән уртаклашты.
– Мин СВОда күргәннәрне язам. Җирле халык белән бергә подвалда өч көн утырырга туры килде. Анда күргәннәрне китап битенә төшердем. Янымда кечкенә бала, бер кулы юк. Күп итеп авыртуны баса торган дару биргәннәр. Ул еламый, әмма аңа карап безнең күңел елады. Әнә шушындый мизгелләр йөрәкне өтә дә инде, – ди ул.
Очрашуга Киров өлкәсеннән килгән Олге исемле егет, китапларыгызда хәрбиләр язмышын да языгыз әле, диде.
Баксаң, якын дусты ике аяксыз калгач, хатыны аның белән аерылышкан, ирне фатирыннан да чыгарган, әле аңа тиешле акчаны да бирми, ди. Олег Рой, мондый темаларга кагылмыйм, әмма аннан кайткан ир-атларны да яклаучы берәр канун кирәк, дип җавап бирде.
Очрашуга килүчеләр бик актив иде. Олег Рой аларның күбесенә үзенең китапларны да бүләк итте.
Исегезгә төшерәбез, “Геройлар янәшәдә” бәйгесенең номинацияләре һәм бүләкләре:
1. «Повесть»:
I урын – 300 000 сум (ике премия);
II урын – 200 000 сум (ике премия);
III урын – 150 000 сум (ике премия).
Шулай ук һәркайсы 50 000 сумлык 4 премия һәм 52750 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге тапшырыла.
2. «Хикәя»:
I урын – 120 000 сум (ике премия);
II урын – 70 000 сум (ике премия);
III урын – 55 000 сум (ике премия).
Шулай ук һәркайсы 35 000 сумлык 6 премия тапшырыла.
3. «Поэма яисә шигырьләр циклы»:
I урын – 150 000 сум (ике премия);
II урын – 100 000 сум (ике премия);
III урын – 70 000 сум (ике премия).
Шулай ук һәркайсы 40 000 сумлык 6 премия тапшырыла.
4. Очерк: I урын – 120 000 сум (ике премия); II урын – 70 000 сум (ике премия); III урын – 55 000 сум (ике премия). Шулай ук һәркайсы 35 000 сумлык 6 премия тапшырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез