Гидрометеорология үзәге бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә

Бүген Татарстан территориясендә көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Кар явуы ихтимал, урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Төнлә температура -2...-7 градуска кадәр була, көндез  0...-5 градус тирәсендә торачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре