Гинцбург коронавирус пандемиясе тәмамлану вакытын фаразлады

Алты ай эчендә коронавируска каршы прививка кадатса (халыкның 70 проценты), COVID-19 пандемиясе тәмамланыр һәм гадәти тормышка кайту мөмкин булыр, дип фаразлый Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә. 

Аның әйтүенчә, вакцинация сүлпән барса, коронавирус "дулкын"нары чиксезлеккә кадәр җитүе ихтимал. Галим ревакцинация узуның да әһәмиятле булуын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре