Глеб Кузнецов: "Халык сайлауда үз сүзен әйтте"

Президент сайлавында Рөстәм Миңнехановның җиңүен алдан фаразлап була иде. Социаль тикшерүләр институтының директорлар советы әгъзасы, экспертлар советы җитәкчесе Глеб Кузнецов шулай дип белдерде. Ул тавыш бирүнең нәтиҗәләре турында журналистларга сөйләде.

- Нәтиҗәләргә килгәндә, әйе, Президент Миңнехановның ышанычлы җиңүе ул алдан билгеле иде. Тик бу әле соңгы ярты елда җитди чикләүләр кичергән кешеләрнең республика хакимиятенә бәя бирүе дә. Без хакимияткә карата тәнкыйть сүзләре күп әйтелгәнен беләбез. Әмма халык сайлауда үз сүзен әйтте, - ди федераль белгеч.

Аның әйтүенчә, Татарстан тагын бер тапкыр Россия күләмендә үзенең үрнәк булуын исбат итте. "Татарстанда иң яхшы технологияләр кертелә һәм иң яхшы идарә практикалары гамәлгә ашырыла, ул үзенең алдынгы статусын раслады ", - диде Кузнецов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре