Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова ТНВдагы Гаилә елын йомгаклап оештырылган телемарафон вакытында тормышында булган шатлыклы вакыйгалары белән уртаклашты.
- Минем балаларым миңа беренче онык бүләк итте. Бик зур бүләк бу! Әмин исемле искеткеч малаебыз туды. 6 декабрьдә тагын бер улым сөйгәне белән никах укытты. Туй итәргә җыенабыз. Киленнәрем үзем кебек. Малайларым нинди тырыш булса, алар да шундый. Безнең гаиләбез хәзер ишәйде, - дип сөйләде Гөлнара Габдрахманова.
Комитет рәисе шулай ук халыкның нәселне өйрәнүгә игътибар бирүе, республикадагы чаралар, конкурслар турында да әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез