Ул үзенең аккаунтында шундый аудиохәбәр урнаштырган.
– Чын күңелдән сорыйм, бигрәк тә Рамазанның соңгы көннәрендә. Без болай да авыр чорда яшибез. Әйдәгез, бер-беребезгә кабахәт сүзләр әйтешмик яки язышмыйк, тиргәшмик. Әйдәгез, бер-беребезгә терәк булып, башкаларга әйбәтлек кенә телик. Зинһар, тормышта да, социаль челтәрләрдә дә әрләшмик, – дигән җырчы.
Исегезгә төшерәбез: җырчы февраль ахырында бик куркыныч авариягә эләккән. Артистның ике биючесенә һәм өлкән яшьтәге гаилә парына зыян килгән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз әлегәчә хастаханәдә дәвалана. Гөлназ Асаева һәм гаиләсе зыян күрүчеләргә төрлечә ярдәм итә, аларның сәламәтлеге өчен борчыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез