Гөлназ Исламова: “Татарстан үз эшмәкәрләре белән горурлана”

Казанда узган “Бизнес масштаб” форумы бер мәйданга эшмәкәрләрне һәм җитәкчеләрне җыйды. Монда эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары, аларны борчыган сораулар турында сөйләштеләр. Әлеге чараны Татарстанның Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе республиканың Икътисад министрлыгы һәм Иҗтимагый палатасы ярдәме белән уздырды.

– “Бизнес Масштаб” мине нәрсәсе белән җәлеп иттеме? Форумның бурычлары төгәл куелган. Алар – монда һәркемне тыңларга, бер генә җитди тәкъдимне дә игътибарсыз калдырмаска, вакытында эшли башларга, эшләргә комачаулаганны вакытында үзгәртергә. Менә бу төп бурычлар, һәм бүген без шуның өчен җыелдык, – дип сәламләде форумда катнашучыларны Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.
Республиканың икътисад министры урынбасары Гөлназ Исламова фикеренчә, банк ставкалары күтәрелсә дә, субсидияләр бирү чикләнсә дә, эшмәкәрләрнең активлыгына артык зур йогынты ясамаган.

– Бүген безнең эшмәкәрлек җәмгыяте актив үсә: республикада 175 мең субъект эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бара, бу безне сөендерә. Татарстан үз эшмәкәрләре белән горурлана. Ә сезнең креавтивлык, үҗәтлегегез икътисадны үстерергә һәм кешеләрнең товар һәм хезмәт алу буенча ихтыяҗын канәгатьләндерә, – диде министр урынбасары.
“Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм фонды” оешмасы генераль директоры Айдар Салихов якын киләчәктә Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды базасында “Россия экспорт үзәге” җәмгыяте консультатив офисы ачылачагын хәбәр итте. Мондый офислар ел башыннан Россиянең 16 төбәгендә эшли башлаган иде. Казанда ачылачак оешма унҗиденчесе булачак.
– Ул Татарстан эшмәкәрләре белән эшләячәк һәм аларга финанс һәм финанс булмаган хезмәтләр алырга ярдәм итәчәк, – диде Айдар Салихов.

Аның сүзләренчә, “Россия экспорт үзәге”н ачуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге зур булган.
– РЭҮ вәкиле булган җирдә бизнес хезмәтләр ала ала, ә анда “тере акчалар”. Бездә алар юк иде, - диде Айдар Салихов – Рөстәм Нургалиевич мөрәҗәгать иткәч безне ишеттеләр. Якынча ике-өч атнадан монда РЭҮ вәкиле булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре