Гөлназ Сәфәрова мошенниклар турында: «Минем турында барысын да беләләр, хәтта татарча сөйләшәләр»

Татарстанның атказанган артисты, алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә мошенникларга тап булуы турында сөйләгән. Аның әйтүенчә. мошенниклар көннән-көн остара.

– Беркемгә дә ышанырга ярамый. Язсалар да, шалтыратсалар да, килеп ирешелгән мәгълүматны кат-кат тикшермичә калмагыз. Шуның кадәр ышандырырлык итеп сөйлиләр: конкрет кешеләр исеменнән шалтыраталар, синең турында барысын да белеп, бик әдәпле аралашалар. Миңа алар: «Гөлназ Назыймовна, сезгә «Татмедиа»ның фәлән җитәкчесе исеменнән шалтыратабыз», – дип мөрәҗәгать иттеләр. Кайсы елларда кайда эшләгәнлегемне беләләр, хәтта имзалы һәм мөһерле документ күрсәттеләр. Бәхеткә, аларның мине шулай нәрсәгә әзерләүләрен аңламыйча калдым. Шундук «Татмедиа» белән элемтәгә кереп, аларның үземә шалтыратмауларын ачыкладым, – дип сөйләп үткән ул.

Гөлназ Сәфәрова мошенниклар белән аралашуның өч кагыйдәсен дә искә төшереп үткән:
* ирештерелгән мәгълүматны тикшерергә;
* шикле номердан шалтыратсалар, телефонны алмаска һәм кире шалтыратмаска;
* бернинди дә мәгълүматларны хәбәр итмәскә, сылтамаларга кермәскә, кодларны әйтмәскә.

Аның сүзләренә караганда, нәкъ менә өлкән буын кешеләре мошенниклар корбанына әйләнә. Алар өлкәннәрнең ышанычын яулый белә.
– Әнием, мошенниклар шалтыратса, шундук татарчага күчеп, «Аңламыйм сезне», – ди. Бактың исә, мошенниклар арасында татарлар да бар икән. Зинһар, ялгыша күрмәгез! Татарча да рәхәтләнеп алдыйлар. Телеграм-каналымда татарча ниндидер комментарийлар калдырылуына башта нык гаҗәпсенгән идем. Әйбәт язалар, ләкин нәрсәдер җитеп бетми. Баксаң, ботлар икән. Татар телендә язучы ботлар пәйда булган. Алар каналны тулысынча өйрәнеп, нинди телдә һәм нинди стильдә аралашудан чыгып, комментарий язалар, – дип сөйләп үткән Гөлназ Сәфәрова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре