"Голос.Дети" финалисты, сәләтле җырчы Сәид Галиуллин үзенең гаиләсе белән ТНВдагы телемарафонда катнашты.
Галиуллиннар - җырлы-моңлы гаилә. Яшь җырчының әнисе «Батыр егетләр» ансамбле җитәкчесе - Эльвира Сәлахова. Айрат Галиуллин - авыл хуҗалыгы тармагында эшли.
- Минем әнием бик талантлы җырчы, ә әтием батыр егет, - диде Сәид Галиуллин.
Эльвира ханым гаиләдәге традицияләр турында да сөйләде.
- Ел саен Яңа елда шәһәр читендәге кечкенә генә йортыбызга барабыз. Бергәләшеп чыршы бизибез, - диде ул телемарафонда.
Алар тамашачыларга Татарстан турында җыр да бүләк итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез