Башкортостанның Әбҗәлил районындагы Хәмит авылы янында хатын-кыз югалган. Бу хакта коткаручыларга аның ире хәбәр иткән, дип яза "Кызыл таң".
Ире сүзләренчә, хатыны Әбҗәлил районындагы Хәмит авылы янында юкка чыккан. Ул урманга гөмбә җыярга киткән була. Ире аны караңгыга кадәр эзләгән, ләкин таба алмаган. Шуннан ир коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.
Хатынны Кага елгасы янында табалар. Ул печән кибәнендә йокларга урын әзерләнгән булган. Хатын-кызга табиблар ярдәме кирәк булмаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез