“Гомер сукмакларын сүткәндә” кичәсе авылдашларны җыйды

Табигатьнең кышка атлаган моңсу мәлендә авыл урамнары җанланып китте.  Сәбәбе шул:  Гаилә елы хөрмәтенә “Гомер сукмакларын сүткәндә” дип аталган чара үткәреләчәге билгеле булды. Түземсезлек белән көткән кич килеп җитте. Халык клубка агылды. Куанып күрешүләр, аралашулар барысы да очрашу ихласлыгын чагылдырды. Сагынышканнар!

Сәхнәдә әлеге чараны оештыручы Дания Шәрифулла кызы Газизова чыккач, бер мәл тынлык урнашты. Аннары авыл халкы күңеленә май булып яткан рәхмәт сүзләре белән Кәүсәрия Әхмәтшина чыгышын башлады. Ул күршеләре булып яшәгән гаиләләрнең һәм гомумән, авылдашларының бер гаилә булып яшәүләрен әйтеп узды һәм чыгышын җыр белән дәвам итте.

“Чордашлар” төркеме чыкканнан соң,  сәхнәгә нур иңгәндәй булды. Күз салсак, алар барысы да шушы авылда гаилә корып, балалар үстереп, кайната-кайнаналарын тәрбияләп соңгы юлга озаткан асыл затлар икән.

Гаилә җылы учак ул. Ул никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Заһретдинов Дамир хатыны Гөлия һәм улы Салават белән чыгыш ясаганда сөенеп утырдым: мондый гаиләләр булганда авылның киләчәге бар. Өч ул әнисе Люция Сабирҗанова төпчеге Ислам белән сәхнәгә чыккач, күңелдән горурлык хисләре узды.

Эльмира Фәйзрахманова башкарган “Без авыл кешеләре” җыры әллә гел безнең авылга багышлап язылган шунда?  Бабалы-оныклы Зиннур Хуҗиәхмәтов белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарил Долмиев чыгышы  әлеге кичәнең күчтәнәче булды. Кайткан һәм биредә төпләнеп калган авылдашлар арарсында чыгыш ясаучылар күп булды. Һәммәсенең чыгышы туган якка,

Бүгенгеләр белән генә чикләнмичә, бакыйлыкка күчсәләр дә гаиләләр матур тәрбия үрнәкләре күрсәтеп халык күңелендә якты хатирә булып калган элеккеге авылдашларыбыз турында хатирәләр искә төшерелеп, җылы истәлекләр барланды.

Чыгышлар күп булды, һәрберсендә аерым бер гаилә тормышы кү алдында тотылса да, барысы бергә авылның тарихын чагылдырды.Шунысы куанычлы, авылыбыз “картая” дип уфтансак та ул һәм ан төзекләнә, читкә чыгып киткәннәнең туган нигезләренә кайтып тәрәзәләрендә кабат утларын кабызулары җанга җылылык бирә.

Бу чарадан беркем дә буш  кайтып китмәде. Һәркем үзенең нигезе, таянырдай авылдашлары, күршеләре булганына сөенеп, үзенең тормыш-йомгагын сүтә-сүтә, өйләренә, гаиләләре янына атладылар.

Зөлфия Зиннәтуллина

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре