Гомерлек «чир». Казанда «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр

Эш арасында бәйрәм. Казанда 27 нче тапкыр уздырылган «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр.

Матбугат көне уңаеннан узган бәйрәмгә җыелган журналистлар эштән барыбер аерыла алмады. «Татмедиа» бинасы янында корылган чатырларда укучылары, тыңлаучылары, караучылары белән очраштылар, кулларыннан телефон һәм камера да төшмәде. «ВТ» редакциясе исә, укучыларыбыз белән очрашуны файдалы итү өчен, «Сәламәтлек тукталышы» оештырды. Көн дәвамында терапевт, психотерапевт, шулай ук нутрициолог эшләде. Үткән-сүткәндә сәламәтлекләрен тикшерү форсатыннан файдаланучылар шактый булды: редакция чатыры янында кеше ахыргача өзелмәде.

Шуннан соң бар халык «Бәллүр каләм» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителәчәк сәхнә янына җыелды. Быел тантана ачык һавада узды, димәк, бәйрәмне теләгән һәр кеше тамаша кыла алды.

Тормышта бар да үзгәрә, бигрәк тә бүгенге вазгыятьтә. Журналистларга әнә шул үзгәрешләрне тиз арада отып алырга туры килә. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бәйгегә килгән эшләрнең дә ел саен үзгәрүен әйтте:

– Миннән: «Узган ел белән чагыштырганда эшләр күбрәк килдеме, азракмы, аларның сыйфаты яхшыракмы, начарракмы?» – дип сорадылар. Әмма хикмәт санда да, сыйфатта да түгел. Бәйгегә килгән эшләр ел саен үзгәрә, чөнки җәмгыятьтә проблемалар алышынып тора. Журналист әнә шул үзгәрешләрдән калышмыйча, аларны тиз арада отып алырга тиеш, – диде ул.

Бәйрәм көнендә янәдән Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланган «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов иҗади кеше өчен кадер-хөрмәтнең әһәмиятле булуын ассызыклады:

– Иҗади кеше өчен кадер-хөрмәт тою, талантына тиешле бәя ишетү бик мөһим. Үткәннәр – тарихчылар, киләчәк – футурологлар һәм фантастлар, ә бүгенге – журналистлар кулында. Теләсә нинди вакыйга аның турында сез һәм без сөйләгән очракта гына булды дип санала, – дип сөйләде иске яңа рәис.

Шулай итеп, «Бәллүр каләм» җиңүчеләре бер-бер артлы сәхнәгә менә торды, ул арада эстрада артистлары да журналистларны бәйрәмнәре белән котлап алды. Һәм, ниһаять, тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле җитте. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева быелгы Гран-при иясен атады.

– Татарстан халкы сездән һәрвакыт төгәл, ышанычлы, безнең барыбызны да тагын да югары казанышларга этәрүче мәгълүмат көтә. Бүгенге катлаулы заманда сез биргән мәгълүмат җиңү, һичшиксез, безнең якта булуына ышаныч тудыра. Журналист ул – миссия. Ул – күңел халәте, – диде Фазлыева, төп җиңүче исеме язылган конвертны ачканда.

Бу урында без – «ВТ»лылардан да ныграк сөенүче булдымы икән? Бәйрәмнең төп бүләге – Татарстан җитәкчелеге исеменнән «Лада Гранта» машинасына танылган журналист, хезмәттәшебез Риман Гыйлемханов лаек булды! Машина ачкычын алганда хисләрен яшерә алмады ул.

– Олыгайган саен күңел йомшара икән ул. Югалып калдым, дөресен әйткәндә. Бер уйлаганда, күпме гомер үтелгән, шул ук вакытта яңа гына эшли башлаган кебек. Мин гомергә иҗат кешесенә сокланып яшәдем. Журналистика – гомерлек чирем ул. Һәм ул чирдән котылмасам иде, – диде журналистикага ярты гасырдан артык тугры калучы Риман Гыйлемханов.

 

«Бәллүр каләм» – саннарда

– Быел бәйгегә 136 гариза һәм 1554 эш килгән. Катнашучылар Татарстан гына түгел, күрше Башкортстаннан һәм Магнитогорскидан да бар.

– Иң күп гариза «Һөнәрдә иң яхшысы» (38 гариза) номинациясенә кабул ителгән.

– Һәр номинациядә җиңүчеләргә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде. Бәйгенең гомуми приз фонды – 700 мең сум.

 

Тантаналы чарада редакциябезнең тәрҗемәчесе Валентина Семенова һәм җыючы-операторы Фәнисә Хәйретдиновага Россиянең Цифрлы элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр үсеше министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

ҖИҢҮЧЕЛӘР:

«Журналистикага тугрылык өчен» номинациясе:

Резеда Гиняева («Норлат» телерадиокомпаниясе);

Алсу Әсхәдуллина («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе).

«Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясе:

Равил Мукменов («ТАТМЕДИА» АҖ);

Айзилә Батрханова («Татарстан» ДТРК).

«Мультимедияле редакция» номинациясе:

«Хузур» – «Спокойствие» нәшрият йорты;

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.

«Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясе:

«Зеленодольская правда» газетасы редакциясе;

«Ялкын» журналы редакциясе.

«Туган тел» номинациясе:

Гөлдар Хафизова («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең Магнитогорск шәһәрендәге корреспондентлык пункты).

«Ел телеоператоры» номинациясе:

Марат Саррахов («Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге).

«Ел фоторепортеры» номинациясе:

Антон Катушенок («Челнинские известия» газетасы).

«Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясе:

Казан дәүләт медицина университеты матбугат хезмәте.

«Популяр блогер» номинациясе:

Рәсим Хаҗиев;

Илнар Идрисов.

«Россия Федерациясендә Укытучылар һәм остазлар елын иң яхшы яктырту» номинациясе:

Раил Садретдинов («Татарстан» ДТРК);

«Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе.

«Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын иң яхшы яктырту» номинациясе:

«Нократ дулкыннары» радиоканалы (Мамадыш районы);

«Татарстан-24» телеканалы.

«Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе» номинациясе:

«Авыл утлары» газетасы редакциясе (Мөслим районы);

«Республика Татарстан» газетасы редакциясе.

«Ел медиашәхесе» номинациясе:

Рифкать Миңнеханов (Татарстан Фәннәр академиясе Президенты).

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре