Газетага язылу

Гореф-гадәтләр, туризм һәм зур концерт: Казанның Уникаль осталык үзәгендә Мөслим көне узачак

27 ноябрьдә «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында Мөслим районы Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Мөслим: традицияләр йөрәкләребездә, киләчәк – безнең кулларда» дигән масштаблы программасын тәкъдим итәчәк.

Бу хакта  Казанның Уникаль осталык үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кунаклар Мөслимне традицияләрне саклаучы, үткәне белән илһамланучы һәм киләчәкне төзүче төбәк буларак ача алачак.

Чара программасы:

  • 12:00-17:00: Күргәзмә локацияләре презентациясе, ярминкә мәйданчыгы, «Татар ишегалды» тарихи-этнографик күргәзмәсе.
  • 13:30-17:00: Мәдәни программа, иҗади күргәзмәләр эше.
  • 13:30-17:00: Мастер-класслар территориясе, балалар мәйданчыгы.
  • 15:00-16:00: «Мөслим бакчалары» глэмпингын, районның туристик маршрутларын һәм «Нурлы ислам» проектын презентацияләү.
  • 16:00-17:30: Районның иҗади коллективлары катнашында «Мөслим: традицияләр йөрәкләребездә, киләчәк – безнең кулларда» концерт программасы.

Чарага гаиләләрегез, дусларыгыз белән килегез һәм Татарстанны яңа яктан ачыгыз, дип хәбәр итә оештыручылар.

Керү ирекле.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре