Гриппка чират. Чир аяктан екмасын өчен ни эшләргә?

Белгечләр көз башланганнан бирле кисәтә килгән чорга кереп барабыз. Республикада ОРВИ белән авыручылар саны арта. Соңгы бер атна эчендә Татарстанда грипп йоктыру очраклары да теркәлгән.

Белгечләр, ел ахырына таба авыручылар саны бермә-бер артырга мөмкин, дип кисәтә. Чир аяктан екмасын өчен ни эшләргә?

 

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, көз башланганнан бирле республикада грипп һәм ОРВИ йоктыруның 10 044 очрагы теркәлгән. Бер атна эчендә Татарстанда авыручылар саны 8,7 процентка арткан. Ике яше тулмаган балалар арасында чир йоктыручылар аеруча күп, дип кисәтә белгечләр. Көзге каникул тәмамлануга мәктәп укучылары арасында да авыручылар саны артырга мөмкин, дип фаразлый алар. Республикада атна дәвамында вируслы чир йоктыручыларның сигезендә грипп икәнлеге ачыкланган.

– Хәзерге вакытта барлык вируслы чирләрнең 3 процентын грипп тәшкил итә. Бу әле башы гына. Грипп белән авыручылар саны алга таба арта гына барачак, – дип сөйләде идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашуда.

 

Ел ахырына таба грипп йоктыручылар саны бермә-бер артачак, дип фаразлый белгечләр. Ел саен шул хәл чөнки. Чирдән саклану өчен иң нәтиҗәле чара дип алар вакцина ясатуны атый.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда бер миллионнан артык кеше гриппка каршы вакцина ясаткан. Бу – республика халкының 41,7 проценты дигән сүз. Әлеге прививканы ясатканнан соң барлыкка килгән иммунитет 12 ай дәвамында саклана. Шуңа күрә чирдән саклану өчен гриппка каршы вакцинаны ел саен ясатырга кирәк, ди белгечләр.

 

– Гриппка каршы фәлән вакцинаны гына ясатам, дип сайланырга кирәкми. Аларның барысында да гриппның көндәлек тормышта очрый торган һәр штаммына каршы матдәләр бар, – ди баш эпидемиолог. – Моннан биш-алты ел элек балага бер прививка ясатканнан соң икенчесен кадатыр алдыннан, кимендә бер ай вакыт узарга тиеш, дигән кагыйдә бар иде. Хәзер андый таләп юк. Бүген, мисал өчен, балага дифтериягә каршы прививка ясагач, ике-өч көннән инде гриппка каршы прививканы да ясатырга була. Күп кенә ата-ана баласына гриппка каршы вакцина ясатырга теләмәвен нәкъ менә шуның белән аңлата. Әле кичә генә балага икенче прививка ясалган, шуңа гриппка каршы кадала торганыннан баш тарта, янәсе.

 

Любовь Авдонина Яңа ел бәйрәменә дә алдан аяк киенә торырга киңәш итте. Бу уңайдан ата-аналарга да әйтер сүзе бар аның. Чыршы бәйрәменә барырга җыенган балага грипп һәм күп кенә башка чирләргә каршы вакцина ясалган булырга тиеш.

 

– Балаларын Мәскәүдә узачак Кремль чыршысына яки Казанга Республика чыршысына җибәрер алдыннан ата-ана шунысын да истә тотсын иде. Мондый зур чараларга бары тик грипп, кызамык кебек чирләргә каршы вакцина ясаткан балалар гына кертеләчәк, – дип искәртте Авдонина.

Вируслы чирләр котырган чорда балаларга гына түгел, хроник авырулары булган, өлкән яшьтәге кешеләргә дә сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип кисәтә табиблар. ОРВИ, грипптан саклану өчен исә коронавирус чорында канга сеңеп калган гади генә киңәшләрне истә тотарга кирәк. Кеше күп булган урыннарда битлек кияргә, урамнан кергәч, яхшылап кулларны юарга, авырган кеше белән күрешмичә торырга, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтергә кирәк.

 

Коронавирус димәктән, бер атна эчендә Татарстанда 92 кеше ковид йоктырган. Бу алдагы атна белән чагыштырганда – 32 процентка, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда биш тапкыр азрак. Бер ел эчендә Татарстанда кызамык йоктыручылар саны да дүрт тапкыр кимегән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта республикада пневмококк инфекциясенә каршы да вакцина ясала. Билгеле булганча, ул отит, синусит, үпкә ялкынсыну кебек җитди чирләр китереп чыгара. Биш яше тулмаган, яше алтмыштан узган кешеләр өчен бу инфекция аеруча куркыныч тудыра.

 

– Хәзерге вакытта республикада кызылча авыруына каршы да вакцина ясатырга мөмкин. Аны барыннан да бигрәк 25 яше тулмаган һәм моңа кадәр бу чир белән бер тапкыр да авырганы булмаган кызларга ясатырга киңәш итәбез. Ник дигәндә, хатын-кыз йөкле чакта бу чир белән авырса, карындагы балага куркыныч янаячак, – дип кисәтте Дмитрий Лопушов.

Динә Гыйлаҗиева

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре