Эпидемиологлар көзен һәм кышын илдә гриппның ике хәтәр төренең пәйда булуын фаразлый. Россиянең атказанган табибы Андрей Осипов “Подмосковье Сегодня” басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, чыннан да, мондый куркынычның барлыгын раслаган, әмма әлегә хәтәр чир йоктыру очраклары теркәлмәгәнлеген билгеләп үткән.
Медиклар иммунитет булдыру өчен алдан ук вакцинация узарга киңәш итә. Август-сентябрь айлары прививка ясату өчен иң уңайлы чор булып санала. Прививканың чирдән саклау үзлеге ике атна эчендә формалашып, 6 айга кадәр дәвам итә.
Аеруча балаларга (6 айдан алып), 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник чирдән интегүчеләргә, социаль өлкә хезмәткәрләренә прививка ясату киңәш ителә. Вакцинация чир йоктырудан тулысынча сакламаса да, хәтәр өзлегүләр куркынычын киметә.
Белгечләр массакүләм чаралар үткәрү урыннарына баруны чикләргә, бүлмәдә битлектән файдаланырга киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез