Губернаторга пычак белән кадаганнар – ул авыр хәлдә

Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис операциядән соң аңына килгән. Бу хакта “РИА Новости” губернаторның телеграм-каналынагы мәгълүматларга таянып яза.
Чибиска 4 апрельдә кичен һөҗүм иткәннәр. Апатиты шәһәрендә халык белән очрашканнан соң бинадан чыгып барганда аңа пычак белән кадаганнар. Росгвардия омончыларның һөҗүм итүчене тоткарлавын: табель коралыннан атып, вәхшине яралавын хәбәр иткән.

Мурманск өлкәсе сәламәтлек саклау министры Дмитрий Панычев әйтүенчә, Чибисның хәле авыр, әмма тотрыклы. Губернатор корсагына операция кичергәннән соң реанимациядә ята.
Прокуратора хәбәр иткәнчә, Андрей Чибиска Апатитыда яшәүче бер ир-ат һөҗүм иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре