Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев 2026 елда БДИ кампаниясе башлануга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип яза «ТАСС».
«9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 2 елдан соң БДИда нәрсә көткәнен белергә тиеш, 10 нчы сыйныфны тәмамлаучы да җитди үзгәрешләргә дучар булмаска тиеш. Шуңа күрә бездә 2026 ел – күчеш елы, <...> ә менә 2027 елда инде үзгәрешләр булачак, гуманитар юнәлешкә кергәндә тарих өстенлекле предмет булачак», – диде Музаев.
Музаев сүзләренчә, көзен 10 нчы сыйныфка килгән өлкән сыйныф укучылары алда торган үзгәрешләр турында инде хәбәрдар, чөнки бу тема элегрәк күп тапкырлар күтәрелгән иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез