Бүген, 28 августта, Татарстан башкаласы мэриясе бинасы янында (Кремль урамы, 3) «Казан тавышлары» юбилей перформансы узачак. Чара турында әлеге идеянең авторы – Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сөйләде.
Быел тамашачыларны режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән спектакль көтә. Ул драматург Резеда Гобәева белән бергәләп эшли, Резеда шулай ук инсценировка авторы да. Быел Иоганн Штраусның «Летучая мышь» опереттасы спектакль өчен илһам чыганагы булган. Анда 70кә якын артист, шул исәптән оркестрның тулы составы катнашачак.
Бәйрәм кичәсе 20.00 сәгатьтә Данияр Соколов җитәкчелегендәге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры чыгышы белән башлана. Тамашага проектның аерылгысыз өлешенә әверелгән шоу-проекция (mapping show) үзгә бер ямь өстәячәк. Just Brass ансамбле тамашачыларга тынлы уен коралларының аһәңле яңгырашын бүләк итәчәк.
«Биш ел элек бу кыю теләк кебек тоелса, хәзер проект Казан мэриясенең мәдәни брендына әверелде, моның өчен без мэр Илсур Рәис улы Метшинга рәхмәтле», – дип белдерде Гүзәл Сәгыйтова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез